Татарстанда яшәүчеләрнең 8 Мартка күпме акча тотарга ниятләүләре билгеле

Узган елдагыдан күбрәк.

Татарстанда яшәүчеләр 8 Мартка бүләк һәм чәчәкләр сатып алу өчен уртача 7800 сум чамасы акча тотарга әзер. Россия буенча бу сан берникадәр кимрәк – 7000 сум. “SuperJob” сервисы, эшләүчеләр арасында сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗәгә килгән.

Республикада яшәүчеләр шушы сумманың 4800 сумын – бүләкләргә, 3000ен – чәчәк бәйләмнәре сатып алуга тотмакчы. Узган елда бу максатка 7000 сум киткән булган.
Шул ук вакытта ир-атларның 66 проценты һәм хатын-кызларның 61 проценты 8 Мартка бүләк әзерләүләрен билгеләп үтелгән.

Хатын-кызлар бүләк мәсьәләсендә 5000 сумга “сыешырга” исәпләп тора. Ир-атлар исә бу максатка 8300 сум тотарга җыена.


Фикер өстәү