Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында Төркиядә Дипломатик форумда катнаша

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Төркия Республикасында (Анталья шәһәрендә). Визитның төп темасы — Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләгән Россия делегациясе составында Дипломатик форумда катнашу.

Дипломатик форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Төркмәнстанның Халк Мәләхәт Бердымөхәммәдов, Серб Республикасы (Босния һәм Герцеговина) Президенты Милорад Додик һәм башка рәсми затлар белән очрашты.

Очрашуларда киң мәсьәләләр, шул исәптән төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алышынды.

Моннан тыш, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме кысаларында багланышлар мәсьәләләренә дә кагылдылар, аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

 


Фикер өстәү