Флюра Сөләймановага багышланган концерт булачак: махсус кунак – Салават Фәтхетдинов

11 март көнне Филармония сәхнәсендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөләймановага багышланган «Әниемә» дип аталган концерт булачак.

Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Флюра Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Әгәр исән булса, аңа 10 мартта 85 яшь тулган булыр иде. Бу көнне халкыбызның яраткан җырчысын искә алып, аның репертуарыннан бик күп матур, яраткан җырлар яңгырыячак. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр.

«Әниемә» дип аталган концертта катнашалар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Вил Усманов, Алинә Кәримова, Азат Кәримов, Асылъяр, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Зәринә Хәсәншина, Рәфинә Ганиуллина, Рәзил Камалов, Алинә Гыйльметдинова, Айгөл Сагынбаева, Татьяна Ефремова, Алмас Хөсәенов, Салават Шәфыйков, Булат Закиров. Махсус кунак – Салават Фәтхетдинов.

 


Фикер өстәү