Кичә Татарстанда 1995 елгы температура рекорды челпәрәмә килгән

Кичә – 4 мартта 1995 елгы температура рекорды челпәрәмә килде. Һава температурасы +4 градус тәшкил итте, дип яза Россия Гидрометеоүзәге.
“Казанда 4 мартның температура рекорды яңартылды. “Казань-Сокол” авиация метеостанциясе мәгълүматларына караганда, максималь һава температурасы +4,0 градуска җитте”, – диелгән хәбәрдә.

Казанда 4 март өчен моңа кадәрге рекорд 1995 елда теркәлгән. Ул чагында һава температурасы +3,9 градус булган.
Шуңа да карамастан, Татарстан Гидрометеоүзәге бу атнада температураның бик нык “уйнавын” фаразлый. Әйтик, бүген “плюс” вәгъдә ителсә, пәнҗешәмбе төнендә термометрның терекөмеш баганасы -24 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Чәршәмбе – 6 мартта аз гына кар явачак. Көндез “плюс” булмаячак: -2…-7. Төнге сәгатьләрдә исә -8…-13, урыны белән -18 градус.
Пәнҗешәмбе – 7 мартта республикага төньяктан салкын һава агымы үтеп керәчәк. Шул сәбәпле төнлә температура -24 градуска кадәр төшәргә мөмкин.


Фикер өстәү