Кичә, 28 мартта, Татарстан башкаласында моннан 13 ел элеккеге температура рекорды куелды.
Әйтик, Казань-Опорная метеостанциясендә термометрның терекөмеш баганасы +13,4, ә Казань-Аэропорт авиация метеостанциясендә +13,5 градуска кадәр күтәрелгән.
Моннан алдагы абсолют максимум 2007 елда Казань-Сокол авиаметеостанцясендә теркәлгән һәм +12 градус тәшкил иткән иде.
Сүз уңаеннан, 27 мартта да һава температурасы абсолют максимумы теркәлде.