«Тышкы билгеләре буенча ир кеше инде, әмма, гафу итегез, кияүгә чыкты…»

Бу атнаның дүшәмбесендә АКШның Дәүләт департаментында Хатын-кыз батырлыгы өчен халыкара премия бирү тантанасы булып узды. Премия 2007 елда бирелә башлаган һәм аны инде 90 илдән 190нан артык хатын-кыз алган. Лауреатларның күбесенчә мөселманнар яшәгән илләрдән булуы американнар аңлавындагы хатын-кыз батырлыгының либераль карашлар белән бәйле булуын аңларга ярдәм итә.

Тик менә аларның нинди батырлык эшләүләре генә мәгълүм түгел. Бары тик япон хатыны Рина Гоноиның гына харрасментка – ирләрнең җенси бәйләнүләренә каршы баш күтәреп дан яулаганы билгеле. Гонои Япониянең коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән, әмма ирләрнең бертуктаусыз үзенә кул белән кагылулары, бәйләнүләренә түзә алмыйча протест белдереп, армиядән киткән, япон хөкүмәтеннән компенсация таләп иткән. Яклау тапмагач, интернетта зур шау-шу кубарган, тагын армия сафларында булган йөз иллеләп хатын-кыз үзләренең дә шулай ук рәнҗетелүләрен әйтеп, аны яклап чыккан. Шуннан соң гына рәсми япон даирәләре эшне зурга җибәреп, тикшерү эшләре башлаган.

Хатын-кызны армиягә алсаң һәм ирләр белән бер сафта хезмәт итәргә мәҗбүр итсәң, көчле җенеснең кул озайтуы гаҗәп түгел. Либераль идеология хакимлек иткән дәүләтләрнең барысында да (һәм, гомумән, ирләр белән хатыннарның тыгыз аралашып эшләүләренә юл куйган барлык илләрдә дә) харрасмент киң таралган. Бик кызык вазгыять инде бу: хатыннарны ирләрдән аерып куйсаң, бу аларның хокукларын бозу булып санала, янәшә эшләү мөмкинлеге бирсәң, кул белән кагылып китү һәм тагын да тирәнрәк мөнәсәбәтләр котылгысыз. Гадәттә хатын-кыздар үзләре дә аңа бик каршы түгел, бары тик шул вазгыятьтә зур акча эшләү мөмкинлеге туганда гына көрәшчеләр сафына басалар.

Атаклы француз актеры Жерар Депардье бар бит әле. Менә шул Депардьеның харрасментта гаепләнүләрдән башы чыкмый. Матбугатта үзенең кул озынайтуларын кире каккан мөрәҗәгатьләр дә бастырып карый. Ләкин Депардьега кем ышансын, аның кем икәне йөзенә үк чыккан. Әле күптән түгел генә француз актрисасы Элен Даррас комсыз актерның 2007 елда үзенең интим җирләренә кулы белән кагылуын искә төшерде. Күрәсең, теге чакта Даррас акчага алай ук мохтаҗ булмагандыр, хәзер исенә төшкән. Әмма француз тикшерүчеләре күп вакыт үтүен искә алып, эшне ябарга да мөмкин икән. АКШ Дәүләт департаментының премиясен алуга да өмет аз, чөнки ирләр кочагында булып чыккан барлык көнбатышлы хатын-кызларга да премия өләшә башласаң, Америка казнасында акча җитмәячәк.

Әнә, Трампны дистәләгән хатын-кыз кул озайтуда гаепли. Рейчел Крукс дигән ханым, мәсәлән, 2016 елда ук аны гаепләп, «Нью-Йорк Таймс» газетасына хат юллап караган, игътибар итмәгәннәр. Яңа сайлау алды көрәшендә Крукс шулай ук тагын бер талпынып карый, гомуми шаукым барышында олигархтан акча савып булмасмы дип өметләнә. Трамп исә социаль челтәрдә «үзе кадәр беркемнең дә хатын-кызны хөрмәт иткәне юк»лыгын әйтеп аклана. Трампның «тәкъвалыгы» йөзенә чыккан, ул шундый кәҗә: янына кәбестә куй, борылып та карамый. Шуңа карамастан Американың телейолдызлары, атаклы журналистлары, модельләре булган ханымнар аңа бәйләнүдән туктамый. Дәүләт департаментына эш җитәрлек инде монда, интим урыннарын көрәш коралы итеп батырлык эшләргә чиратка баскан хатыннар американнарның үзләрендә дә санап бетергесез. Ләкин бу ил чиновниклары башка илләрдәге хатыннар хокукы өчен борчылып төн йоклый алмый. Фәләстыйнда үтерелгән әниләр һәм балалар канына аларның бик исе китми, сиончыларны үтерү кораллары белән мул тәэмин итүләрен туктатмыйлар. Берәр хатын башыннан яулыгын салып, батырлык эшләсә, сәяси көрәшнең киң кыры ачыла.

Эпштейн утравына коллыкка сатып алып китерелгән меңнәрчә хатын-кызның һәм балаларның элекке Америка Президентлары, сәяси элиталары, олигархлары тарафыннан күп еллар буе көчләнеп биктә тотылуы турындагы зур җинаять эше дә шаулап кына алды да бик тиз тынды. Шуңа охшаган башка күп җинаятьләрнең дә тавышы чыга башлауга очларын яшерделәр. Күрәсең, коллыкка төшкән меңләгән хатын-кыз арасында халыкара премиягә лаек булырлык батырлык эшләүче табылмаган.

Хатын-кызның хәлен, аның хокуларын яклау һәм бәяләүне Америка администрациясенә тапшырсаң, нәтиҗәләре бик гаҗәп һәм кызыклы килеп чыгачак. Болар бит чынлыкта хатыннар-ирләр юк дип саный, яисә кешеләр ике генә җенестән тормый, дип әйтергә дә күп сорамыйлар. Әле күптән түгел генә Байден администрациясе «гендер тикшеренүләр өчен» миллион доллар акча бүлеп бирде. Башында Байден торган югары чиновниклар армиясе Аллаһ тарафыннан «ирләр һәм хатыннар гына түгел, башка бик күп төрле җенесләр дә бар ителде» дип саный. Күзгә күренмәгән шул җенесләрне табып, «тагын да инклюзиврак булган» биология дәреслекләренә кертү һәм табигать белемнәре буенча белгечлек алучы студентлар кулына тоттыру максат ителде. Байденның 2021 елның июлендә имзалаган 14075 номерлы указы бар. Ул указ трансгендерларны яклауны күз алдында тота. Бер Америкада гына түгел, бөтендөньяда шул эшчәнлектә эш җәелдерергә әмер биргән. Көнбатыш либераль фикере хәзер туганда баланың җенесен ачыклау мөмкин түгел, үсә төшкәч пропаганда тәэсиренә бирелеп, үзен кем дип атаса, шул җенестә дигән идеяне алга сөрә. Французларның яңа премьеры Габриэль Атталь бар бит әле. Ничек уйлыйсыз, ул ир кешеме, әллә хатын-кызмы? Болай тышкы билгеләре буенча ир кеше инде, әмма, гафу итегез, кияүгә чыкты. Йортка кергән дип аңламагыз тагын, ул чын-чынлап ир кеше белән үзен хатын-кыз ролендә тәкъдим итеп, гаилә корды. Премьер булганчы, ул мәгариф министры иде. Франция мәгарифендәге хәлләрне шуннан чыгып күз алдына китерә аласыз. Үткән елның августында Атталь Франциянең уку йортларында традицион хатын-кыз киемен тыйды. «Мөселманнар хокуклары өчен хәрәкәт» ассоциациясе моңа каршы чыгып карады, уңышка ирешә алмады. Шуңа күрә Байден администрациясе киләчәктә Аттальгә Хатын-кыз батырлыгы өчен халыкара премия тапшырса, бер дә гаҗәпләнмәгез.


Фикер өстәү