«Төзелештә эшләргә дип килә, курьер яки такси йөртүчегә әйләнә…»

Бүген иртән «Российская газета» сайтын ачуга дроннарның Түбән Новгородтагы Кстов сәнәгать зонасына һөҗүм итү турындагы хәбәр беренче булып күзгә ташланды. Технологик җайланмаларның берсенә ут капкан. Аңлашыла инде: нефть эшкәртү туктатылган. Орелда нефть базасы да дөрләп яна. Башка өлкәләргә дә дистәләгән пилотсыз очкыч үтеп кергән. Күпчелеге бәреп төшерелгән. Махсус хәрби операция географиясенең тискәре якка киңәюе  күңелле түгел. Әмма нишлисең, сөйләшүләр өстәле янына утырмагач, үзара зыян салышуны дәвам итәргә туры килә.

Хөкүмәтнең рәсми газетасы бер пилотсыз очкычның Мәскәү янына ук очып килүен хәбәр итә. Ленинград өлкәсендәге «Киришинефтеоргсинтез» заводын саклап кала алганнар. Бу – армия һәм флотны ягулык белән тәэмин итүче завод. «Мондый күңелсез рәсми хәбәрләрне ни өчен язасың?» – дигән сорау туадыр, бәлки. Кискен көрәш шартларында яшибез, шуны искәртүем. Мондый чакта икътисадый тотрыклылык хәлиткеч урынга чыга. Кая гына барсаң да, кадрлар кытлыгы үзен кискен сиздерә.

Россия әлегә мигрантларны үзенә җәлеп итә алучы илләр исемлегендә. Мөһаҗирләр күпләп килә. Россия компанияләре үзләре аларны барып яллап алып кайтуга зур әһәмият бирә. Төзелеш компанияләре, сәнәгать предприятиеләре эшче куллар импортлау буенча махсус эш алып бара. Бер яктан караганда барысы да көйләнгән кебек: мөһаҗир аерым бер тармакта эшләү өчен килә, килешү төзи.  Россиядә яшәргә рөхсәт бирелә, хәтта гражданлык алу да җиңеләйтелә. Әмма килеп ияләнүгә, җиңелрәк һәм төшемлерәк эш эзли башлый. Төзелештә эшләргә дип килә, курьер яки такси йөртүчегә әйләнә. Сәнәгать предприятиеләре тагын ике кулсыз кала.

Федераль хөкүмәт проблеманы хәл итү өчен яңа канун проекты эшләргә мәҗбүр булды. Моннан соң чит ил кешесенә конкрет бер эш бирүчедә эшләү хокукы бирә торган махсус документ булдырырга ниятлиләр. Әгәр мөһаҗир башка эшкә күчәргә тели икән, 15 көн эчендә Россиядән китәргә тиеш була. Әлегә мигрант патент ала да, кайда теләсә, шунда эшләп, визасыз яшәп ята. Хәтта патентсыз яшәүчеләр саны да күп. Белгечләр мигрантларны максатчан китерүне дөрес идея дип саный. Бер төзелеш тармагында гына да йөз мең эшче кул җитешми. Ә илдә адым саен диярлек чит ил кешесен очратасың.

 


Фикер өстәү