Путин: Көнбатыш элитасы канэчкечләр мәҗлесенең төгәлләнеп килүен аңларга тиеш

Көнбатыш элитасы канэчкечләр мәҗлесенең төгәлләнеп килүен аңларга тиеш. Россия Президенты Владимир Путин журналист Дмитрий Киселев белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән. Әңгәмә Кремль сайтына урнаштырылган.

Киселев билгеләп үткәнчә, Россиянең дәүләт башлыгы илебездә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә төп роль уйный. Миллиардларча кеше халыкара гаделлеккә һәм традицион кыйммәтләрне саклап калуга өметен нәкъ менә безнең лидерга баглый чөнки. Шуңа күрә ул Путиннан: “Җаваплылык йөген сизәсезме?” – дип сораган.

“Дөресен генә әйткәндә, моны мин гомумән сизмим. Мин бары тик Россия мәнфәгатьләрендә, халкыбыз мәнфәгатьләрендә генә эшлим, – дигән дәүләт башлыгы.

Аның фикеренчә, Россиягә һәм үзенең шәхесенә шундый игътибар, аерым алганда, Көнбатыш элитасының гасырлар буе, 500әр ел буе асылда башка халыкларның җилкәсен кимереп яшәгәнлегенә һәм әлеге халыкларның бу хәлне йөрәкләре белән аңлаганлыкларына бәйле. Россиянең бәйсезлек һәм чын мәгънәсендәге мөстәкыйльлек өчен көрәше башка илләр халыкларын үзләренең мөстәкыйльлегенә һәм бәйсез үсешенә өметләндерә.

“Әмма Көнбатыш элитасы халыкара эшләрдә бүгенге гаделсезлекне саклап калырга хыяллана, – дип билгеләп үткән Россия Президенты. – Алар йөзләрчә еллар буе корсакларын – кеше каны белән, ә кесәләрен – акча белән тутырырга күнеккән. Ләкин алар канэчкечләр мәҗлесенең тәмамланып килүен аңларга тиеш”.


Фикер өстәү