Татарстан мәктәбендә кызамык таралу сәбәпле, йөздән артык укучы дәресләргә кертелмәгән

Казанның 18нче мәктәбендә, кызамык таралу сәбәпле, 116 укучы дәресләргә кертелмәгән. “БИЗНЕС Online” хәбәрчесенә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән аңлатып үтелгәнчә, балалар оешмасында чир очрагы теркәлсә, прививкасызлар дәрескә кертелми.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, Казан мәктәбендә кызамык йоктыруның бер очрагы ачыкланган. Табиблар тагын дүрт балада һәм укытучыда чир билгеләре бар дип уйлый. Сырхауларның прививкасы юк – алар аннан баш тарткан булган.

Чирләүчеләрнең барысы да профессор Агафонов исемендәге республика йогышлы авырулар хастаханәсенә озатылган. Аларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтелә. Хәзерге вакытта медицина хезмәткәрләре чир йоктыручылар белән элемтәдә булганнарга өйләренә барып прививка ясый. Мәктәптә дезинфекция эшләре башкарылган.


Фикер өстәү