Республикада яшәүчеләргә Россия Президентын сайлауда үз сайлау участогыңны ничек табарга икәнен искә төшерделәр. Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, моңа бәйле мөрәҗәгатьләр бар.
— Шуңа күрә тагын бер кат искә төшерәм: үз сайлау учасогыңны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайты яки Россия Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайты аша ансат кына табарга мөмкин. Моның өчен сайтта теркәлү урыны буенча адресны җыю да җитә, — диде ул.
Вице-премьер һәркемнең сайлауда катнашуының әһәмиятен дә искәртте.
— Паспортымны үзем белән алдым. Матбугат очрашуыннан соң мин дә туп-туры сайлау участогына китәм, — диде Ләйлә Фазлыева.