Ләйлә Фазлыева: «Сайлау участогында беләзек бирмәсәләр, сорап алыгыз»

Башкаладагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Россия Президентын сайлауда катнашучыларга бирелә торган беләзекнең өстенлекләре турында искә төшерде. «Сайлау участогында беләзек бирмәсәләр, сорап алыгыз», — диде ул.

Вице-премьер сүзләренә караганда, әлеге беләзек белән сайлау уңаеннан республика күләмендә оештырылачак төрле чараларда катнашырга мөмкин булачак.

— Без барыбыз да бер зур гаилә. Беләзек тә бөтен республика өчен бердәм. Аның белән Татарстанның төрле районнарында узачак чараларда катнашырга мөмкин булачак. Мәсәлән, 15 март көнне Казанда тавыш биреп, ялларда районда яшәүче туганнарыгызга кунакка кайтасыз икән, биредәге чараларга да иркенләп бара аласыз, — диде Ләйлә Фазлыева.

Исегезгә төшерәбез, башкалада Россия Президентын сайлау уңаеннан күңел ачу чаралары 17 март көнне «Казан Арена» янында узачак.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү