Машина «Беларусь» тракторы белән бәрелешкән: 4 кеше утта янып һәлак булган

Башкортстанда җомга иртәсе “Волга” М-7 юлының 1323нче чакрымында котчыкмалы фаҗига белән башланып киткән. “Тойота Королла” машинасының “Беларусь” тракторы белән бәрелешүе 4 кешенең һәлак булуына китергән. Трактор йөртүче исә исән калган: ул бик каты җәрәхәтләнгән. Бу хакта «NewsBash» Башкортстан буенча МЧС мәгълүматларына таянып яза.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, “Тойота” трактор белән бер юнәлештә барган. Бәрелешкәннән соң җиңел машина юл кырыена “очкан” һәм аңа ут капкан. Юлдагы кешеләр тиз генә коткаручылар һәм ЮХИДИ хезмәткәрләрен чакырткан.

Машина салонында 4 кеше – 3 ир-ат һәм бер хатын-кыз булган. Кызганычка, аларның барысы да шундук җан биргән. Трактор йөртүче исән калган: аңа беренче ярдәм күрсәтелгән.
Фаҗига булган урынга Башкортстан буенча ЮХИДИ башлыгы Владимир Севастьянов, тикшерүчеләр һәм экспертлар килеп җиткән. Республика прокуратурасы тикшерүнең барышын контрольгә алган.

Юлдагы һәлакәтнең сәбәпләре ачыкланмаган әле. Белгечләр әлегә тиешле барлык экспертизалар үткәрү белән мәшгуль.


Фикер өстәү