Сайлау беләзеге белән бушлай йөртергә теләмәүчеләр турында кая мөрәҗәгать итәргә?

Бүген ил күләмендә Россия Президентын сайлау башланды. Билгеле булганча, Казанда тавыш бирүчеләр сайлаучы беләзеге белән җәмәгать транспортында бушлай йөри ала. Бу хакта башкаладагы Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева искә төшерде.

— Сайлау участокларына килгән барлык кешеләргә дә «Мин тавыш бирдем» дигән язулы беләзекләр тапшырылачак. Аның белән сайлауның өч көнендә дә җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкин, — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, җәмәгать транспортында бушлай йөртергә теләмәүчеләр турында 223-26-30 телефон номеры буенча Казан Башкарма комитетының Транспорт буенча комитетына хәбәр итәргә кирәк.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү