90 яшьлек Әлфия Галиева: «Сайлауга бармыйча калу дигәнне белмим»

Мәгълүм булганча, бүген Россиядә Президент сайлавы башланды. Сайлау участокларына инде иртәнге сәгатьләрдә үк тавыш бирүчеләр агыла.
Казан шәһәренең Каюм Насыйри исемендәге мәктәп бинасында урнашкан 45 нчы номерлы сайлау участогына беренчеләрдән булып тавыш бирергә дип Әлфия Галиева да килгән иде. Аңа 90 яшь.

– Гомер буе тавыш бирергә дип участокка йөрдем. Сугыш башланганда миңа 6 яшь иде. Сугыштан соң, тәүге тапкыр паспортлы булгач, сайлауга әти-әни белән бардык. Миңа бик кызык иде ул көн. Оркестр уйнап тора, күңелле! Ул чагында сайлауга сәгать иртәнге 6га килә торган идек, – дип истәлекләре белән уртаклашты ул.
Һөнәре буенча медицина хезмәткәре икән Әлфия апа. Үз гомерендә төрле җирләрдә эшләгән.
– Сәяси чараларга һәрвакыт йөрдем. Мин Совет тәрбиясе алган кеше. Бармыйча калу дигәнне белмим. Мин беркайчан да алай эшләмәс идем, – диде ул. – Инде гомерем дә аз калгандыр. Әмма үз президентымны сайладым. Мин аңа бик рәхмәтле.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү