Винера Ганиева: «Сайлаулар халыкның бердәмлеген тагын да көчәйтә»

Бүген – Россия Президентын сайлауның беренче көне.
Казан шәһәренең 366 нчы номерлы сайлау участогында (Халитов урамындагы 110 нчы лицей) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева тавыш бирде.

– Сайлауларга һәрвакыт йөрдек. Минемчә, һәр кеше үз фикерен белдерергә тиеш. Бу безнең барыбызның да тормышыбызда мөһим этап. Илебезне әйдәп баручы, халыкларның мәнфәгатен кайгыртучы, зирәк карарлар кабул итүче лидер сайлыйбыз. Шуңа күрә монда битарафлык булырга тиеш түгел дип уйлыйм, – диде җырчы. – Илебезнең киләчәге, һичшиксез, якты һәм уңышлы булачагына ышанам. Бүгенге көнне генә алсак та, без бөтен Җир шарында хәзерге вакытта иң стабиль һәм иң көчле илләрнең берсенә әверелдек. Бу – бик яхшы күрсәткеч һәм казаныш. Хәзер безнең төп бурыч –  яшьләрне тәрбияләү. Илебезнең иминлеген, тынычлыгын саклау өчен аларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләргә кирәк. Барысы да үзебезнең кулда. Сайлаулар безнең халыкның бердәмлеген тагын да көчәйтә. Без бик күпмилләтле, бай тарихлы ил. Илебезне саклап калу, аны тагын да үстерү, шушы бердәмлек көчен тагын да ныгыту, минемчә, быелгы сайлауларга аеруча хас.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү