Андрей Кондратьев: «Сайлау тыныч бара»

Татарстанда Россия Президентын сайлау дәвам итә. Көндезге 15.00 сәгатькә караган мәгълүматлар буенча, республикада барлык сайлаучыларның 23,24 проценты тавыш биргән. 

Республикада тавыш бирү хокукына 3 млн якын кеше ия. Бу хакта журналистларга Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
— Бүген Россия Президентын сайлау башланды. Кайбер төбәкләрдә сайлау кампаниясенең беренче көне төгәлләнде дә инде, — диде Андрей Кондратьев.
Кичкә таба тавыш бирүчеләрнең активлыгы тагын да артыр, дип өметләнә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Аның сүзләренчә, сайлау штат режимында бара. Хокук бозу очраклары, шелтәләр юк.
— «Кайнар элемтә» номерына шалтыратулар кабул итәбез. 727 шалтырату булды. Аңлашыла инде, күпчелеге мәгълүмати характердагы, — диде Андрей Кондратьев.
Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

 


Фикер өстәү