Олы Битаман авылы халкы: «Матур киләчәк өмет итәбез»

Биектау районының Олы Битаман авыл җирлегендә дә Россия Президентын сайлаулар сәгать иртәнге 8дә башланды. Без килеп җиткәндә, яше-карты, апалар һәм абыйлар сайлауга ашыга иде. Шунысы игътибарга ташланды: әлеге сайлауларга гаиләләре белән бергәләп килүчеләр шактый күп булды.  

Дүрт авылны (Олы Битаман, Кече Битаман, Ювас һәм Бикнарат) берләштерүче җирлектә 882 кеше яши, аларның 757 се тавыш бирү яшендә.

Безнең җирлектә халык актив. Бигрәк тә шимбә, якшәмбе көннәрендә күп кеше килә. Казаннан да яшьләр кайта. Без ишекләрне ачуга чиратта 15 кеше җыелган иде инде, диде1297 нче сайлау участогы комиссиясе рәисе Гөлнара Камалиева. – Без беренче булып сайлаган кешегә сайлау логотибы сурәтләнгән кружка әзерләгән идек. Әлеге бүләк Наил Дәминовка эләкте. Ул мәктәп балаларын автобуста йөртә. Эшен тәмамлауга ук Россия Президентын сайларга килгән. Моннан тыш, беренче тапкыр сайлауга килүче яшьләребезгә дә бүләкләр әзерләдек.

Ә җирлектә андыйлар 13 кеше икән. Беренче генә тапкыр сайлаучыларның барысы да студентлар булганлыктан, алар сайлауның икенче, өченче көнендә киләчәк. Әлеге егет һәм кызлар да бүләксез калмаячак. Яшь сайлаучыларга Россия гербы суратләнгән көндәлекләр һәм брелоклар әзерләгәннәр.

Гөлнара Камалиева әйтүенчә, күрше авылларда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне өйгә барып сайлаталар. Әйтик, Ювас авылына сайлау яшендәге 82 кеше булса, шуның 20се өйдә сайлый.

Комиссия өчен өч көн сайлау мөмкинлеге булу күпкә уңайлы. Бер көн булганда, зур чиратлар хасил була иде. Болай эшләгәндә аз-азлап киләләр, тәртип белән генә керәләр, – диде ул.

“Балалар бәхете өчен сайлыйм”

85 яшьлек Дания Билалова да сайлауда бик теләп катнаша. Гомер буе балалар укыткан хөрмәтле укытучы хәзер дә тормышта бик актив. Авыл җирлегенең ветераннар советын җитәкли.

Минем үз гомеремдә бик күп сайларда катнашканым булды. Заманында үзем дә сайлау комиссиясе рәисе булып эшләдем. Сайлауларның ил өчен мөһимлеген бик яхшы аңлыйм. Менә бүген дә бик теләп килдем. Комиссиядә эшләүче кызлар сайлар өчен өйгә генә килергә тәкъдим иткәнәр иде дә, үз аякларымда барып, үзебезгә тиешле кешене участокта барып сайлап кайтачакмын, дидем, – ди Дания апа.

Аның әйтүенчә, Битаман авылы халкы сайлауларда элек-электән актив булган.

Быелгы сайлаулар тагын да мөһимрәк дип уйлыйм. Барыбызның да бер теләк: дөньяларда тынычлык урнашсын иде. Үзебезнең ике егетебез дә мобилизацияләнде. Барыбыз да алар өчен ут йотыпторабыз. Егетләребез исән-имин йөреп кайтсыннар, тормышлар алга барсын, балалар бәхетле, аналар яшь түкмәсен өчен дип, сайлауга килдем, – диде Дания апа Билалова.  

Өлкәнннәр генә түгел, сайлауда яшьләр дә, урта буын да бик актив. Мәдәният йортының ишекләре ябылып тормады. Авыл зур булгач, кешеләр акрын гына килеп, сайлап китә тордылар.

Әнә, Биектауда яшәүче Айсылу һәм Инсаф ГариповларРоссия Президентын сайлар өчен, җомга көнне авылга махсус кайтканнар. Сайлау участогына алар әти-әниләре белән бергәләп килгән иде. Яшь гаилә үзләре белән ике улларын да алган.

– Сайлау хокукы бирелгәннән башлап, бер генә вакыйганы да калдырганыбыз юк, чөнки бу безнең гражданлыкбурычыбыз. Балаларыбыз да шуны күреп, белеп үссеннәр өчен, аларны да үзебез белән алып килдек, – диде Айсылу.  

Инсафның әти-әнисе Лара ханым белән Илгиз Гариповларавылда яши.

– Без менә шулай бер гаилә булып, матур итеп сайлауга килдек, чөнки ул безнең бурычыбыз. Фотобәйгедәкатнашып, машина оту турында да хыялланабыз. Анда да үзебезнең бәхетне сынап карамакчы булабыз, – диде Лараханым.

Гаиләле сайлау

Гомумән, бу көнне сайлауга гаиләләре белән бергәләп килүчеләр күп иде. Әни-уллы Ләйсән һәм Айнур Идрисовлар – әнә шундыйлардан.

– Бу вакыйга илебез өчен бик мөһим, шуңа күрә беребезнең дә читтә каласыбыз килми. Улыбыз белән бүген килдек, кызым белән киявем, тагын бер улым иртәгә сайлаячаклар. Алар бүген эштә, – диде Ләйсән Идрисова.  

Фотобәйгедә катнашып, машина оту мөмкинлеге турында гына ишеткәннәре булмаган икән. Бу хакта белгәч, һичшиксез катнашып, уңышларын сынап карарга булдылар.

Сайлауга килгән тагын бер матур, тулы гаилә Сабирҗановлар иде. Әниләре Рәдисә апа, улы Рамил белән килене Гөлчәчәк янәшәсендә өч балалары да атлый иде. Балалар зурларны игътибар белән күзәтеп, артларыннан бер адым да калмады.

 

– Без балаларга да үзебездән үрнәк күрсәтергә тиешбез, шуңа күрә бу юлы аларны да калдырмаска булдык. Бер генә тапкыр да сайлауда катнашмый калганыбыз юк, – диде Гөлчәчәк.

– Ил язмышы өчен бер генә кеше дә битараф түгелдер, дип уйлыйм. Һәркем үзеннән өлеш кертеп калырга тырыша, – дип, хатынының сүзләрен җөпләде Рамил Сабирҗанов та.    

Матур, төзек йортларда яшәүче тырыш, һөнәрле һәм ачык йөзлек Олы Битаман авылы халкы сайлауларда да менә шулай бердәмлек күрсәтә.      

   


Фикер өстәү