Арман Костанян: «Яшь гаилә буларак,сайлауда беренче тапкыр катнашабыз»

«Иннополис»шәһәрчегендәге сайлау участогына Президент сайлауга «Иннополис»мәктәбенең математика укытучысы Арман Костанян хатыны Айсылу белән килгән иде. Алар икесе дә шушы шәһәрчектә яши.

-Бу — бик җаваплы көн. Һәр кеше үзенең гражданлык позициясен белдерергә һәм бурычын үтәргә тиеш. Мин укучыларыма да: «18 яше тулган һәркайсыгыз сайлауларда үз тавышыгызны бирегез»,-дип әйтәм. Бу безнең илнең, төбәкнең якты киләчәге өчен мөһим, -диде Арман Костанян.
Айсылу белән кавышуларына 3 ел. Быел Костаняннарның сайлауга гаилә буларак беренче тапкыр килүе. «Икәүләшеп бару бөтенләй башкача икән», — ди яшь гаилә.
Заманча шәһәрчектә сайлау мөмкинлеге турында да кызыксындык. «Россиянең югары технологияләр иң алга киткән заманча шәһәрчегендә тавыш бирү бигрәк кәттә», — ди Арман.
Сүз уңаеннан,сайлауга килүчеләрне ишек төбендә үк робот эт каршы алды. Теләгәннәр ясалма интеллект ярдәмендә картина да ясып карый ала.

 


Фикер өстәү