Яшь сайлаучы Данил Әхмәтов: Сайлау – күңелсез әйбер түгел икән

ТНВ каналында узучы телемарафонга кунакка Казанда яшәүче Әхмәтовлар гаиләсе килгән иде. Ирина белән Тимурның бергә яши башлавына – 22 ел. Алар ике бала тәрбияләп үстергән. Уллары Данил сайлауда быел беренче тапкыр катнаша.

– Моңа кадәр сайлау минем өчен күңелсез әйбер кебек тоела иде. Ниндидер кәгазьләргә кул куясың… Чынлыкта алай түгел. Ул күңелле уза икән. Мәктәптә узган участокта укытучыларны күрәсең. Алар белән аралашасың. Үз тавышымны биреп, гражданлык бурычымны үтәдем, – диде Данил.

Ирина – техник фәннәр докторы, Тимур – инженер. Гаиләдә бәхетле булуның серен алар икесенең дә бер юнәлешкә карап яшәүдә күрәләр. Ирина әйтүенчә, эштән кайткач ул бар көчен гаиләсенә багышлый. Кызлары Милана унлап түгәрәккә йөри икән.

– Җыр, рәсем, актерлык осталыгы… Барысына да өлгерәм, мине әбием йөртә, – диде ул.


Фикер өстәү