Татарстан хаҗилары Мәккәдә Россия Президентын сайлауда тавыш биргән

Татарстаннан барлыгы 100дән артык хаҗи – Рамазан ае көннәрендә Мәккәдә кече хаҗ – гомрә кылучылар Россия Президентын сайлауда тавыш биргән.

Алар Җиддәдә РФ генконсуллыгына барган, анда сайлау участогы эше оештырылган, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте үзенең Telegram-каналында.

15 мартта Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли башлады, шулай ук хастаханәләрдә, шифаханәләрдә, тикшерү изоляторында, вокзалда һәм аэропортта 45 вакытлыча сайлау участогы ачылды.

Татарстанда яшәүче 3 миллионга якын кеше сайлау хокукына ия. Сайлаулар үткәрүне сайлау комиссияләренең 22 мең әгъзасы тәэмин итә. Сайлау участокларында 16 меңнән артык күзәтүче эшли, шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә.

Россия Федерациясенең сигезенче Президентын сайлау өч көн – 15-17 март – дәвам итә. Барлыгы дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).


Фикер өстәү