Машина оту өчен фотоконкурста катнашучылар саны 63 меңнән арткан

Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында өч Lada Vesta машинасы уйнатылу турында хәбәр иткән идек инде. 15 һәм 16 март җиңүчеләре инде билгеле. Бүгенге бәхетлеләрне — өченче машина ияләрен ТНВ каналы аша хәбәр итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнә. Әлеге сәгатькә фотоконкурста катнашучыларның саны 63 меңнән арткан.

Беренче машинаны Актаныш районыннан Гардисламовлар гаиләсе, икенчесен Лаеш районыннан Хөснетдиновлар отты. Аларга машина ачкычларын ТНВ телеканалында узучы «туры эфир» вакытында тапшырдылар.

Фотоконкурста катнашу шартлары белән сылтама аша танышырга мөмкин.


Фикер өстәү