Андрей Кондратьев: «Сайлауга килүчеләрнең кәефе яхшы»

Россия Президентын сайлауда республикада яшәүчеләрнең 71,68 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстанның Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТНВ каналында узучы телемарафонда хәбәр итте.

“Халыкның кәефе яхшы. Кемнәрдер туй көннәрендә сайлауга килә, кайдадыр атларга утырып барганнар. Тавыш бирергә үзенчәлекле итеп баручылар күп. 103 яшьлек әби үз аякларында килеп сайлап киткән. Әнием өйдән генә тавыш бирәчәк. Әллә ничә шалтыратты инде, кайчан килерләр икән, ди. Әмма мин бу эшкә тыкшынмыйм”, – диде ул.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, Татарстанда тавыш бирү тыныч бара. Канәгать булмаган кешеләргә ул бу хакта шалтыратып хәбәр бирергә киңәш итте. “Бер генә сорау да җавапсыз калмый. Безгә шалтыратып хәтта сайлау участокларындагы музыка тавышын бераз киметегез әле дип әйтүчеләр дә бар. Көне дә матур, күңелдә дә бәйрәм рухы. Әлегә кадәр сайлауда кагыйдә бозылу турында хәбәр килмәде”, – диде ул.


Фикер өстәү