«Сайлауда актив катнашу — безнең республика халкының традициясе»

Россиядә Президент сайлавы төгәлләнеп килә. 15:00 сәгатькә караган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлык сайлаучыларның 77,06 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстанның Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев ТНВ каналында узучы телемарафонда сөйләде.

Сайлау участоклары 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

— Бу санның артасына шигем юк. Татарстан халкы һәрвакыт сайлауда актив катнаша, бу — үзенә күрә традиция. Кемнәр әле үз тавышын бирмәгән, сайлау участокларына чакырып калам, — диде Андрей Кондратьев.

Ул шулай ук сайлауда күзәтүчеләр катнашуының әһәмияте турында да искәртте.

— Татарстанда тавыш бирү көннәрендә 16 меңнән артык күзәтүче катнашa. Ә сайлауда күзәтүчеләрнең катнашуы, чын мәгънәсендә, тавыш бирүнең гаделлеген раслый. Алар ни дә булса дөрес булмавын күрә икән, шундук белгечләргә хәбәр итә, — диде Андрей Кондратьев.

Билгеле булганча, сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү