Халыкара күзәтүче Хосе Мануэль Менендес Манхон: «Россиядә сайлау системасы ачык эшли»

Татарстанда Россия Президентын сайлау ачыктан-ачык уза. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Россия Президентын сайлауда катнашкан халыкара эксперт, Испания геосәясәт институты вәкиле, тарихчы Хосе Мануэль Менендес Манхон әйтте.

– Сайлау барышында Татарстандагы күп кенә сайлау участокларында булдым. Беләсезме, мондагы бәйрәм мохите шаккатырды. Испаниядә сайлау –күбрәк гражданнарның бурычы буларак кабул ителә. Ә монда халык сөенә-сөенә сайлауга бара, аларның барысының да йөзләрендә шатлык. Сайлау эше югары дәрәҗәдә оештырылган, – диде ул.

Халыкара эксперт Россиядә Президент сайлауның үзенчәлекләре турында да әйтте.

– Испаниядә сайлау бер генә көн уза. Биредә исә сайлаучыларга зуррак мөмкинлекләр бирелә. Үз тавышыңны өч көн дәвамында бирә алуны хуплыйм, – диде ул.

Чит ил вәкилен Россиядә бюллетеньнарның уйлап эшләнүе дә гаҗәпкә калдырган.

– Биредә бюллетеньнарны алдап ясап та, икенче кат кулланып та булмый. Гомумән дә, Россия Президентын сайлаудагы технологик процесслар игътибарга лаек. Биредә сайлау системасы камил. АКШ белән чагыштырсак, анда сайлау тирәсендә даими рәвештә бәхәс куба. Ә монда барысы да ачыктан-ачык, – диде Хосе Мануэль Менендес Манхон.

Бүген илдә Россия Президентын сайлау тәмамлана. Сайлау участоклары бүген 20.00 сәгатьтә ябылачак.


Фикер өстәү