Сәясәт белгече: «Россиядә тавыш бирү системасы – иң ачыкларының берсе»

Сайлау – Россиядә яшәүче һәр кешенең төп демократик коралы. Сәясәт белгече, «Теория Дарвина» агентлыгы һәм «Цифровая мобилизация» компаниясе генераль директоры Владимир Кутилов ТНВ каналында узучы телемарафонда әнә шулай дип белдерде.

Ул 15-17 мартта узган Президент сайлавының соңгы көненә бәя бирде. «Без ел саен тавыш бирүнең соңгы көнендә сайлауга килүчеләрнең кисәк артуын күрәбез. Бүген дә күп кенә участокларда, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, сайлауга кеше күпләр килде», – диде Владимир Кутилов.

Аның фикеренчә, cайлау – Россиядә яшәүче һәр кешенең төп демократик коралы. «Кешеләр сайлауда катнашуның илнең киләчәген билгеләү ысулы икәнен аңлыйлар», – диде ул.

Сәясәт белгече Россиядәге тавыш бирү системасының иң ачык һәм заманча булуын билгеләп үтте.


Фикер өстәү