Сайлауда күзәтүче Фрэнсис Альфред Мвакабумбе: «Бу – иң демократияле сайлау»

Росиядә Президентын сайлау — иң демократияле сайлау. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында Танзаниядән килгән халыкара эксперт Фрэнсис Альфред Мвакабумбе әйтте.

– Өч көн дәвамында Татарстанда унбишләп сайлау участогында булдым. Иң элек шуны искәртеп үтәсем килә: сайлау эше югары дәрәҗәдә һәм ачыктан-ачык оештырылган. Аерым алганда, күзәтү камералары көн дәвамында эшләп тора. Бюллетеньнарны үтә күренмәле урналарга салалар. Халыкка өч көн дәвамында сайлау хокукы бирелү дә яхшы. Танзаниядә сайлау бер көндә генә уза, – диде ул.

Ул сайлау барышыннан канәгать калуын да белдерде.

– Биредә бернинди кимчелек тә күрмәдем. Сайлаучылар белән аралашу барышында да, алар барысыннан да риза булуларын әйттеләр. Мәсәлән, мин сөйләшкән ирле-хатынлы бер гаилә икенче шәһәрдән килгәннәр иде. Алар Казанда кызлары янына кунакта икән. Үзләренә уңайлы сайлау участогын алдан ук Дәүләт хезмәтләре порталы аша бик җиңел сайлауларын сөйләделәр.

Фрэнсис Альфред Мвакабумбе сүзләренә караганда, Россия Президентын сайлау – иң демократияле сайлау. “Башка илләргә биредәге тәҗрибәне өйрәнергә киңәш итәр идем”, – диде ул.


Фикер өстәү