Россиядә Президент сайлавы тәмамланды, сайлау участоклары үз эшен туктатты.
18:00 сәгатькә Татарстанда сайлау хокукы булган халыкның 81,47 проценты тавыш биргән. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.
Россия буенча тавыш бирүчеләр 19 сәгать 34 минутта 73,31 проценттан артып китте.