Сайлауда тавыш биреп машина откан өченче гаилә билгеле

Россиядә Президент сайлавы төгәлләнде. Татарстанда сайлауда катнашкан гаиләләр арасында өч Lada Vesta машинасы уйнатылу турында язган идек. Берничә минут элек соңгы машина иясе ачыкланды.

Исегезгә төшерәбез, беренче машинаны Актаныш районыннан Гардисламовлар гаиләсе, икенчесен Лаеш районыннан Хөснетдиновлар отты. Аларга машина ачкычларын ТНВ телеканалында узучы «туры эфир» вакытында тапшырдылар.

Өченче Lada Vesta машинасын Казаннан Митрофановлар гаиләсе отты. Аларны 24 меңнән артык катнашучы арасыннан махсус программа ярдәмендә сайлап алдылар.

Исегезгә төшерәбез, машина ияләре фотоконкурс нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Машина оту бәхетен исә җәмгысе 72 меңләп кеше тикшереп карады.


Фикер өстәү