Татарстанга килгән БДБ илләре халыкара күзәтүчесе Олег Токун сүзләренә караганда, республикада яшьләр Россия Президентын сайлауда бик теләп катнаша. Бу хакта ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат очрашуында әйтте.
– Болгарга сайлау участогында бардык. Инде ул вакытта ук 18 яше тулып, сайлау хокукы алган бер генә кеше сайлау участогына килмичә калган иде. Бу – яшьләрнең үз киләчәген хәл итүдә һәм Россия Президентын сайлауда актив катнашуы турында сөйли, – диде ул.
Олег Токун Татарстанда алган хис-тойгылары белән дә уртаклашты.
– Татарстан һәм Белоруссия табигатьләре охшаш. Шул ук нарат урманнары, ак каеннар, кар баскан таулар. Монда килгәч, Татарстан түгел, ә Белоруссия буйлап йөргән кебек тоелды. Тагын шунысы шаккатырды: биредә кемнән сорасаң да, Белоруссия турында беләләр, – диде ул.