Сайлауда катнашып машина откан Эльвина: «Салаватны тыңлаганда сөендерделәр»

Россия Президентын сайлауда тавыш биреп, фотобәйгедә катнашкан Митрофановлар машина отарбыз дип уйлап та карамаган. Без аларны тәбрикләргә дип шалтыратканда Эльвина “Казан-Арена” да концерт карый иде, ире Андрей өйдә калган.

– Без Кайбычныкылар. Казанда яшибез. Фотога төшеп куйгач та, күңелдә машина отасы килү теләге булды инде ул. Ә менә безгә булыр дип уйламадым да. Бер дә ышанмадым. Әле дә ышанмыйм. Җиңүемне ишеткәч, кочакларга янымда ирем дә юк иде. Ул өйдә калды бит. Ә мин концерт карарга дип киттем. Салават “Мин яратам сине Татарстан” дип җырлаганда җиңгәнемне белдем, – ди Эльвина.
Алар ире белән 6 сыйныфта укучы малай үстерәләр. Эльвина әлегә эшләми, өйдә генә. Иренең машинасы искергән булган инде. 2016 елгы, ди.
– Әлегә машинаны нишләтәсебез билгеле түгел. Өйгә кайткач, хәл итәрбез инде. Бүген трамвайга утырып кайтып торам, – ди ул. – Мин бик тә нидер сөйләргә ояла идем. Туйларда да теләкне ирем әйтә, мин кушылып кына йөрдем. Инде хәзер миннән бөтен кеше интервью алыр микән? Ярар, үземне җиңәргә, кешеләр белән уңайсызланмыйча сөйләшергә вакыт җиткәндер. Машина оту мине “комфорт зонасы”ннан чыгарыр инде. Котлаучылар бик күп. Телефоным шартлый бугай. Икетуганнарым беренче булып котлады. Кулым бик туңды. Урамда салкын.Рәхмәт сүземне трамвайга кергәч, язармын инде.

 

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү