Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлау уңаеннан оештырылган концертта булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Арена» стадионында «Гаилә белән сайлыйбыз» фестивалендә чыгыш ясады. Ул Россия Президентын сайлауда тавыш биргән сайлаучыларга рәхмәтен белдерде.

«Кадерле дуслар! Сайлау төгәлләнде. Һәркайсыгызнга гражданлык позициясе өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Хәзерге җиңел вакытлар түгел, шулай да барлык дошманнарны җиңәчәгебездә бернинди шик юк. Әлбәттә, безнең республика – Россия Федерациясенең таянырлык терәк субекты. Башкалабыз Казан – иң яхшы шәһәр. Ни өченме? Чөнки сез иң яхшылары, сез бүген биредә», – дип сәламләде Миңнеханов.

Татарстан Рәисе белән бергә сәхнәгә Казан мэры Илсур Метшин да чыкты.

«Без мэр белән ышандырып әйтә алабыз: башкалабыз һәм республикабыз федераль үзәктән, Президентыбыз Владимир Владимирович Путиннан килә торган ярдәм белән алга таба да чәчәк атачак. Әлбәттә, шәһәребезне дөньяда иң шәп шәһәр итәчәкбез», – дип сүзен йомгаклады Татарстан Рәисе.

ТНВ телеканалында туры трансляция иртәнге сәгать 8.00 дә старт алды. Сәхнәдә Татарстанның халык артистлары Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев, җырчы Ваня Дмитриенко, «Кар-Мэн» һәм «Иванушки International» гурппалары чыгыш ясады.

 


Фикер өстәү