Айнур Тимерханов: Филология һәм тарих юнәлешләре буенча студентларны җәлеп итү кыенлаша

Хәзерге вакытта татар филологиясе һәм тарих юнәлешләре милли кадрлар әзерләү кыенлаша башлады. Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында шулай дип белдерде.

Айнур Тимерханов әйтүенчә, бүгенге көндә татар филологиясе һәм тарих юнәлешләрендә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү эше дә авырдан бара.

— Бу юнәлешләрдә аспирантурага милли кадрлар әзерләү кискенләшә башлады. Сер түгел, илдә татар филологиясе һәм тарих юнәлешендә эшләп килгән бүлекләр инде ябык. Бу юнәлешләрдә белем алган студентларны аспирантурага җәлеп итү дә тукталып бара. Бу җитди проблема, — диде ул. — Болай барса, берничә елдан соң урта буын галимнәр, алмаш калмаячак та. Алар бит хәзер пенсия яшендә булучыларга алмаш булырга әзер торырга тиеш.


Фикер өстәү