Татарстанда галим, эшмәкәр һәм сәнәгать вәкилләрен берләштерәчәк уртак киңлек булдырыла

Татарстанда галимнәр, сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләрне берләштергән уртак бизнес-киңлек булдырылачак. Бу хакта Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов әйтте. Ул Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының күчмә утырышында чыгыш ясады.

Мондый мәйданчыкны булдыру Татарстанда расланган фәнни-технологик үсеш программасы кысаларында планлаштырыла.

Рифкать Миңнеханов белдергәнчә, югары уку йортларын, технопаркларны, сәнәгать зоналарын һәм предприятиеләрне цифрлы форматта берләштерү планлаштырыла. Шул рәвешле проектлар, тәкъдимнәр өчен уртак платформа барлыкка киләчәк.


Фикер өстәү