Елау һәм салкын душ: киеренке вазгыятьтә үзеңне ничек тотарга? (ПСИХОЛОГ КИҢӘШЛӘРЕ)

Ил-көндәге вакыйгалар берәүне дә битараф калдырмады. Билгеле, стресс кичергәндә, күңел кая барып бәрелергә, баш мие нәрсә уйларга, нишләргә белмисең. Үз-үзеңне ничек кулга алырга? Бу җәһәттән психолог Чулпан Гәрәфиева-Нигъмәтҗанова «ВТ» хәбәрчесенә киңәшләре белән уртаклашты. 

1. Җәмгыятькә ярдәм итәр өчен иң яхшы ысул — үзебезне тотрыклы эмоциональ халәттә тоту, сәламәтлекне саклау һәм башкара торган эшне (шөгыльне) дәвам иттерү, аннан тәм табу.

2. Беренче чиратта үзегез турында һәм якыннарыгыз турында уйлагыз, аларны кайгыртыгыз.

3. Эчегез тулы агрессия, ачу, рәнҗү булса, үз хисләрегезне чыгарыгыз. Мәсәлән, еларга, кычкырырга, хисләрне кәгазьгә чыгарырга.

4. Яңалыклар тасмасын, социаль челтәрләрне актаруны туктатыгыз (әгәр дә бу эш сезгә күбрәк психологик басым һәм зыян китерә икән). Яңалыкларны укыганда, үзеңне контрольдә тотып булыр кебек тоела. Чынлыкта бу алай түгел. Хәл кискенләшергә мөмкин.

5. Күңелегезне бик зур коткы биләп алса, үзегезне уйларыгыздан кире кайтарырга тырышыгыз (психологиядә бу «в тело из мыслей» дип атала). Моның өчен дөрес итеп сулыш алу күнекмәләрен үтәргә яисә салкын душ керергә була.

6. Без глобаль вакыйгаларга йогынты ясый алмыйбыз. Шуны аңласак иде. Элек тә шулай иде, без моңа артык игътибар бирмәгән генә. Без кайбер вакыйгалар кысасында гына ничек — нәрсә эшләячәгебезне сайлый алабыз. Шулай да, һәркайсыбыз үзенең «чынбарлыгын» барлыкка китерә. Игътибарыгызны көндәлек эшләргә юнәлтегез: спорт белән шөгыльләнү, эш, хобби. Бу тормышыгызга тотрыклылык алып киләчәк. Стресс вакытында әнә шул тотрыклылык хисе җитми дә бит инде.

 

 


Фикер өстәү