Нурлатта торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатылган

Шартлау вакытында өч кеше зыян күргән, аларның берсе һәлак булган.

Кичә кич Нурлат шәһәрендә ике катлы күпфатирлы йортта шартлаудан соң янгын чыгып, өч кеше зыян күргән. 13 яшьлек кызы белән әнисе хастаханәгә озатылган, 1932 елгы өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булган.

Фаҗига килеп чыгуның сәбәбе — фатирда тарттырылган түшәмнәрне урнаштырганда газ баллоны шартлавы булуы ачыкланган. Ут дүрт фатирны колачлаган.

Тикшерүчеләр иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү, саксызлык буенча кеше үлеменә китерүе турындагы матдә буенча җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе.


Фикер өстәү