Тукай премиясенә кандидатлар | Ләис Зөлкарнәй | Узганны кабатласа да,беркемне кабатламый

Тамырларга асылынып мендем ярга:

Саумы, ата-бабалардан калган атау!

Ләис Зөлкарнәйнең 1986 елда язылган «Җилкәнле утрау» шигыреннән бу юллар. Шагыйрьнең 2021 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Узганны кабатлау» җыентыгын укып чыккач, кабат шушы тезмәләр хәтердә яңара. Чөнки әлеге җыентыкка тупланган гаҗәеп әсәрләр бер фикергә китерә: шагыйрь – шигърияттә меңнәр эзләгән, эзли торган «ата-бабалардан калган атау»ны тапкан! Ул атауга, хисләрне сихерләүче шигъри мәйданга ике юл – тарих һәм сәнгать тамырлары юнәлтә ала икән.

Җыентыкта тудырылган дөнья сурәтендә иң мөһиме – тарихи тамырлар. Күпчелек текстлар төрки-татар тарихының аерым сәхифәләрен, шәхесләрен, вакыйгаларны тергезә, аларны шәрехли, бүгенге югарылыктан бәяли. Әмма алар төрлесе төрле вакытка юнәлә. Әйтик, «Идегәй» (2015) шигыре бүгенге җәмгыятьнең бер вәкиле – лирик герой исеменнән күчмәнлекнең җаннан китмәгәнлеге турында сөйли. Шагыйрь сурәтләгән күчмәнлек – күңелнең еракларга алгысынуы да, ашыгып-ашкынып, иркенлеккә күнгәнгә чикләргә сыймыйча, сынып-сыдырылып яшәү дә («Һаман күчмән минем җаным, – / Борынгыда кыпчаклар сыман / Борылганда, / Көпчәкләр сына….»), иреккә омтылыш та. Шушы өч сыйфат укучыны да үз милли менталитеты, үзаңы турында уйланырга мәҗбүр итәрлек.

Еш кына шагыйрь тарихи хәтерне үзенчәлекле символ ярдәмендә бүгенгегә тоташтыра. Тарихи эчтәлекне исә һәр очракта диярлек сайланган эпиграф тирәнәйтеп килә. Мәсәлән, «Нух көймәсе» (2005) шигырендә (автор аның жанрын притча дип билгели, асылда ул фәлсәфи шигырьгә, шәркый шигърияттәге кыйтга жанрына туры килә) ай символы шундыйлардан. Айны Нух көймәсенә охшату аның идеалның кешелекне коткаруы мәгънәсен калкуландыра. Нух көймәсе – күктә, җирдә өрәкләр генә яши, диюче шагыйрь ай символының башка билгеле мәгънәләрен дә текстта табарлык мөмкинлек калдыра.

Әмма иң тәэсирлесе – әдәби тамырларны барлау, сәнгать хәтерен уяту. Шагыйрьнең күп кенә текстлары ниндидер борынгы жанрны тергезү булып тоела. Алар арасында дала сәнгатен – чичән җыруын (җыравын) стильләштерүләр бар. Әйтик, каен исеменнән әйтеш («Балта чабылган каен», 2015) камлаучы тәкърарлаган мәҗүси бер сурәт булып калка. «Акын» (2017) – борынгы җырау формасында, әмма мәгънәсе тирән: «Иләткә аҗау тергездең, / Идел-йортың сарыкканчы…» – дип, җыраучы герой Алтын Урданың язмышында эпиграфта сылтама ясалган җыраучы шагыйрьләр дә роль уйнаганны искәртә. Әмма Алтын Урданың Идел-йортны көчсезләндерү хисабына күтәрелүе фикере, әйтелсә дә, ахыргача шәрехләнеп бетми (бу очракта, җырауның ачыклык таләп итүен күздә тотабыз).

Гади-гадәти генә күренешне әкияти бер рәсем итеп тергезү укучыны сер эзләү процессына тарта. Әйтик, елганың бер мизгелен тасвирлаган «Ык суы» (2018) кыска шигырендә табигать рәсеме серле бер табышмакка әйләнә: «Сәүдәгәрләр Шәрык илләреннән / Ефәкләрен алып килде микән, / Сөендереп марҗа көянтәләрен! – / Постау япкан тирән сандыгыннан / Көмеш алып, / Тирләп саный һаман / Чалмалы өянкеләрең…» Бу сурәттә елкылдап торган су өсте, аның өстендә уйнаклаган марҗа көянтәләре (энә караклары), көмеш дулкыннарда тибрәгән өянкеләр урын алган. Тарихи сүзләр текстны пейзаж шигыре чикләреннән алып чыга – фәлсәфәгә күчерә.

Охшаш яңгырашлы сүзләр белән уйнау күләмле шигырьләрдә укучы игътибарын тотып торучы эмоциональ лейтмотив – үткәндәге матурлыкның югалуына бәйле сагыш хасил итә. Бу бик күп шигырьләрдә шулай. Әлеге сурәт-үкенечкә, сагышка кечкенә-кечкенә утраучыклар булып килеп кушылган бәяләр бүгенге заман, җәмгыять, кеше, милләт хәленә кагылышлы.  Шул структурадагы озын шигырьләрнең берсен мисалга китерсәк, «Көмеш таллы тегермән» (2017) шигырендәге беренче строфада ук тергезелгән әкияти сурәт текстны буеннан-буена озата бара: «Болындагы ак болытның / Җитен җәймә күләгәсен / Кайчы канат тәкәрлекләр / Өлге-өлге / Теләме соң? / Энә томшык тәкәрлекләр / Капчык телә беләме соң?!»

Җыентыктагы «Алтын Урда. Бәян» дип аталган күләмле тарихи текст (ул 160 бит тәшкил итә) шигъри повесть жанрына туры килә. Мәгълүм ки, татар әдәбиятында шигъри роман, шигъри повесть жанрлары ХХ гасырның икенче яртысында популярлашкан иде. Әмма Ләис Зөлкарнәй бәяны – үзгә нигезләргә корылган, яңа бер жанрлык хасиятенә ия әсәр, татар шигъриятендә яңалык булып тоела. Бер яктан,  бүген әдәбиятыбыз традицион поэма жанрын үзгәртү мөмкинлекләрен барлый. Чөнки 1960–1980 елларда мәйдан тоткан күләмле, чор рухында иҗат ителгән поэмалар бүгенге укучыга, иң беренче чиратта, тарихи факт буларак кызык: заман үзгәрде, укучы үзгәрде, лирик төр жанрлары арасында бу, бигрәк тә, поэмага тәэсир итте. Әмма бүгенгә татар поэмасының кайсы сукмактан китәре ачык түгел.

Ләис Зөлкарнәй тәкъдим иткән юл үзенчәлекле, асылда ул дастан, борынгы эпоска охшатып стильләштерү булып чыккан; борынгы җырау, эпик хикәят кебек тә кабул ителә. Кабатланулар ярдәмендә тудырылган яңгыраш аны магик сихер текстына әверелдерә, ул укучыга хисси дәрәҗәдә, көе-аһәңе белән дә тәэсир итә башлый, текстның тагын бер – эмоциональ эчтәлеге хасил була. Шул ук вакытта, табылган форма татар халкының узганы, бүгенгесе хакында зур иҗтимагый-сәяси фикерләр әйтергә мөмкинлек биргән.

Гомумән алганда,  «Алтын Урда» – борынгы, онытылган һәм ерак җан хәтерендә генә яши торган жанрларны тергезү тәэсирен уята. Текстның үз логикасы бар, андагы охшаш яңгырашлы сүзләр тезмәсе күңелдә аерым сүз-образларга бәйле калкулана торган тарихка мөнәсәбәт, хис-кичереш кузгатса, катлаулы структура бөтенләй башка, тирән эчтәлеккә алып керә. Янәшәлекләр, авторның тарихны яхшы белүе, төрле әзерлектәге (тарихны белү ягыннан дип әйтүем) укучыга адресланган детальләр муллыгы күзәтелә. Әмма концептуаль эчтәлекне, лейтмотивны аңлар өчен ачкычлар җитми; еш кына аны бер образга-фикергә бәйле туган ассоциатив кичерешләр бәйләме күмеп китә. Үз чиратында, лейтмотивка бәйлелек күренмәгәч, алар кабатланган төсле тоела башлый.

Минем өчен әлеге бәйләм – татар поэзиясенең, модернизмны яңартып, элитар, югары сәнгать үрнәкләре тудыруына мисал, бәлки, төрки әдәбиятларда модернизмның ХХI гасырдагы яңарыш юлыдыр (бигрәк тә хәзерге үзбәк әдәбиятындагы тәҗрибәләр белән чагышып) дигән фикер уята. Ул башка төрки халыклар өчен дә кызык булыр иде, әсәрне башка төрки телләргә тәрҗемә итәргә кирәклеге бәхәссез.

Аерым бер очракларда тарихи мәгълүматларның кискенрәк шәрехләнүен дә әйтик.  Сөембикәне озату вакыйгасын Кол Шәриф белән бәйләү шундыйлардан. Шиксез, Казан ханлыгының сәеде анда булган, әмма әсәрләр эчендәге эмоциональ бәя (әйтик, 405 биттәге «Алтын Урда»дагы «Ханбикәне әманәткә бирешкәннең / Чалма башын татар орган чукмар ярды….» тезмәсе) аны бу хәлдә гаепләү чигенә җитә. Тарих фәнендә бу чыганаклар белән расланмый; Кол Шәриф Казанны Мәскәү гаскәреннән корал белән саклаганда һәлак була.

Яки тагын бер мисал – Үтәмеш-Гәрәйне «Казан ятиме» шигырендә Идегәйнең оныгы итеп күрсәтү (69 бит). Бер яктан, монда хилафлык юк: Йосыф мирза кызы Сөембикә ягыннан ханзадә Идегәйнең нәсел шәҗәрәсенә барып тоташа! Әмма төрки-татарларда туганлык әти ягыннан билгеләнә: Үтәмеш-Гәрәй – гәрәйләрдән, чыңгызлылардан! Идегәйнең чыңгызлы булмау сәбәпле Ак киезгә күтәрелә алмавын искә төшерсәк, бу тарихи шәрехләүнең урынсыз булуы күренә.

Гомумән алганда, Ләис Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» җыентыгы – шигырь яратучыларга зур бүләк булып чыккан. Интеллектуаль поэзия, модернистик шигърият үрнәкләре тупланган фикри-фәлсәфи тирән әсәрләр  күпләр өчен тормыш-яшәешкә, кешенең кешелек асылына, татар холкы-характерына, миллилеккә авторның үзенчәлекле карашы белән кызык тоелыр. Зәвыклы укучы саф татарча матур әдәби тел, аһәңле-көйле яңгыраш, мөлдерәмә моң-сагыш табар. Сүзләрдән сурәт ясаучы рәссам каләме белән язылган иҗат, узганны кабатласа да, беркемне дә кабатламый.

Дания Заһидуллина,

филология фәннәре докторы, профессор, әдәбият галиме

 

 

 

 

 


Фикер өстәү