«Укытучы 100 яшендә дә укытучы булып кала икән!»

Балтач районының Чепья авылында яшәүче Серафима Михайловна Михееваны бер гасырлык юбилее белән котларга килгән кунаклар азактан әнә шулай диде. Үз-үзен тотуы, сөйләм әдәбе, фикер эзлеклелеге, йөз-кыяфәте аның кырык елга якын укытучы, тел һәм әдәбият укытучысы булып эшләве турында «сөйли». Ул үзе дә бәйрәмдә, кунаклар каршында дип түгел, гүя укучылары каршында дип хис итә, күңеле белән чираттагы дәресен бирә. Әнә бит балачагы, яшьлеге, үткән гомере турында шулкадәр эзлекле итеп, матур әдәби телдә сөйли. Шул арада тыңлаучыларны берсеннән-берсе матур шигырьләр белән әсир итә. Һич кенә дә йөз яшьлек әби дип уйламассың! Күзләр тимәсен дия торган. Өстәвенә ул чакта болай да сөйкемле йөзенә нур тула. 100 яшьлек туган көнен дә чибәрлеген, сөйкемлелеген югалтмыйча каршылый алган Серафима Михайловна.

«Укучылары» да тын алмый тыңлый. Язмышы гыйбрәтле булган өчен генә түгел, нәкъ менә сүз тәмен белеп, башкалар күңеленә үткәреп сөйләве өчен генә дә аны сәгатьләр буе тыңларга әзерләр кебек. Теге чаклардагы укучылары кебек. Алар да бит мәктәптән чыгып киткәнгә дистә еллар үтсә дә, сезнең дәресләрне сагынабыз дип, укытучы апаларын әле дә сөендереп тора. Ул үзе дә бөтен укучыларын исемләп хәтерли, диләр.

Күрше Мари Элдагы авылда туган кызның язмышында ятимлек ачысы да, ачлык-юклык чорлары да, югалту-табышлар да җитәрлек. Биш яшендә әтисез калу болай да авыр язмышлы гаиләгә зур сынау була. Авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлагач, кыз, укучыларны ашатуларына һәм интернат кебек тору урыны булганга кызыгып, үзләреннән унике чакрым ераклыктагы мәктәпкә күчә. Укуга теләге дә, сәләте дә көчле була аның. Тырыш кыз 1939 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Сугыш елларында анда да хәлләр мактанырлык булмый. Әмма яшьлек белән бу авырлыклар ничектер җиңелрәк кичелә, әле уен-көлкегә, романтикага да «өлеш» чыга – еллар үткәч сагынып искә алырлык хатирәләр яши ветеран күңелендә.

Училище тәмамлаган Серафиманы Балтач районының чеп-чи татар авылына – Арбор мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Ул авылда яшәгән елларын бик яратып искә ала: «Кешеләр бик мәрхәмәтле иде, фатир хуҗасы Галия апа да бик кешелекле булды. Арборда мин балаларны – русчага, алар мине татарчага өйрәтте».  Бу мәктәп аны гомерлек юлдашы белән дә очраштыра, кавыштыра. Сугыштан кайткан Василий Михеев атлы чибәр егет бу мәктәптә хәрби әзерлек дәресләре һәм хезмәт фәнен укыта башлый. Яшьләр тиз дуслаша, дуслыклары мәхәббәткә әйләнеп, 1946 елда гаилә коралар. Менә шуннан бирле 48 ел буе алар эштә дә, өйдә дә гел бергә була. Түнтәр, Чепья мәктәпләрендә дә бергә эшлиләр. Өч малай, бер кыз үстерәләр. Өч балалары әти-әниләре «эзе»ннән китә, бер уллары – инженер.

Тик бәхетле картлыкларына сөенеп яшәр чакта – 68 яшендә тормыш иптәшен, аннан соң ике улын, бердәнбер киявен югалту хәсрәтен дә күтәрергә туры килә Серафима апага. Шөкер, тармаклы агач җиргә егылмый, бүген ул кызы Алевтина, оныгы Рамил тәрбиясендә, кадер-хөрмәттә яши. Улы Геннадий, килене Римма, 8 оныгы, 12 оныкчыгы һәм бер оныкчыгының баласы (туруны) да бу йортта еш кунак.

– Күзләре күрмәсә дә, әбиебез әле дә телевизор «карый», дөнья, ил хәлләре белән танышып бара, авыл яңалыкларын да белә. Хәтере, зиһене бик әйбәт. Тормышны бик ярата, һәр көннең рәхәтен тоеп яши. Язмышына да рәхмәтле. Балаларым, оныкларым өчен рәхмәт, ди. Тормышында булган матур мизгелләр, юлында һәрчак очраган, авыр чакта ярдәм иткән яхшы күңелле кешеләр өчен дә язмышына рәхмәт әйтә, – ди оныгы Альмира.

 


Фикер өстәү