Рөстәм Миңнеханов: «KazanForum» ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы булуын күрсәтте»

Мәгълүм булганча, Казанда «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумы 14-19 май көннәрендә узачак. Быел чарада 16 меңнән артык кеше катнашыр дип ниятләнә. Бу хакта Мәскәүдә узган оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

— 54 ил үзенең катнашуын раслады инде. Барлыгы 16 меңнән артык кунак көтәбез. Халыкара сәфәрләрем вакытында без «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзалллау төркеме кысаларында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштык. Форум безнең чит ил партнерларында зур кызыксыну уята. Форумның эшлекле программасы бик бай, — диде ул.

Форум кысасында актуаль темалар буенча 125ләп сессия узачак.
Рәис билгеләп үткәнчә, 15 ел эчендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисадый форумы үзен ышанычлы хезмәттәшлек мәйданчыгы буларак танытты.


Фикер өстәү