Татарстан таможнячылары конфискацияләнгән 3 иномарканы СВО зонасына озаткан

Татарстан таможнячылары, илгә таможня законын санга сукмыйча кертелү сәбәпле, суд карарлары нигезендә хуҗаларыннан конфискацияләнгән 3 автомобильне СВО зонасына тапшырган. Бу хакта “Татар-информ” яза. Хәрби хезмәткәрләргә әлеге транспорт чаралары өчен документларны таможня җитәкчесе Марат Гәрәев тапшырган.

Таможнячылар мондый автомобильләрнең СВО зонасына кирәклеге турында алгы сызыктагы танышларыннан белеп алган. Шуңа күрә конфискацияләнгән машиналарны фронтка озату өчен мөмкин булганның барысын да эшләгән. Автомобильләр, тиешле әзерлек һәм килештерү эшләреннән соң, Татарстаннан егетләреннән торган батальонга озатылган.

Хәрби хезмәткәрләр фронтка күрсәтелгән ярдәм өчен таможнячыларга рәхмәт белдергән. Бу 3 машинаның (“Nissan Elgrand”, “Subaru Impreza” һәм “Toyota Crown Athlete”) һәркайсы, Россиягә ЕАЭС кагыйдәләрен бозу нигезендә кертелү сәбәпле, суд карарлары буенча федераль милеккә әйләнгән.


Фикер өстәү