Чәченнән сөйрәп, тимер ишек белән кыскан: Казанда бер туташны рәхимсез кыйнаганнар

Казанның полиция хезмәткәрләре бер туташны рәхимсез кыйнау сәбәпләрен ачыклый. Кичә җирле телеграм-каналларда башкалада бер туташны кыйнау сурәтләнгән видеоязмалар пәйда булган. Кадрлардан күренгәнчә, бер ир-ат, туташны кыйнап, чәченнән сөйри. Подъезд төбенә килеп җиткәч, аны тимер ишек белән кыса башлый.

“Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып язганча, хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре Имәнлек урамындагы йорт ишегалдында булган хәлнең сәбәпләрен ачыклый.

“Бу кешеләрнең кем икәнлекләре һәм килеп туган хәлнең сәбәпләре билгеләнә”, – диелгән ведомствода.


Фикер өстәү