Фәрит Мөхәммәтшин Россия Закон чыгаручылар советының комиссия утырышын уздырды

Бүгенге шартларда хезмәттәшлекнең яңа алымнарын табарга кирәк.  Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта Санкт-Петербургта Россия Закон чыгаручылар советының Халыкара хезмәттәшлек проблемалары буенча комиссиясе утырышында әйтте. Анда Африка дәүләтләре белән элемтәләр турында сөйләштеләр.

Әлеге комиссиянең рәисе Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда да бу юнәлешкә зур игътибар бирелә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов (билгеле булганча, ул «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен дә җитәкли) дәрәҗәсендәге ике яклы элемтәләрдән тыш, парламентчыларның, җәмәгать һәм фән вәкилләренең элемтәләре киңәя. «Алжир, Тунис, Мисыр, Судан, Синегал, Конго демократик республикасы, Көньяк Африка республикаларының делегацияләре бездә 2009 елдан бирле «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында даими катнашып килә, – диде парламент башлыгы. – Алга таба бу эшкә үз өлешебезне кертергә әзер».

Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, бүгенге шартларда халыкара хезмәттәшлекнең яңа алымнарын гамәлгә кертү, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә тышкы икътисадый элемтәләрне киңәйтү мөһим. Фәрит Мөхәммәтшин үзенең коллегаларын – Россия төбәкләре законнар чыгару органнары вәкилләрен Россия – Африка хезмәттәшлеге кысасында төбәкара элемтәләрне үстерергә чакырды. Биредә сүз яңа базарлар, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында гына түгел, бәлки гуманитар элемтәләрне ныгыту турында да бара. Аерым алганда, Африка яшьләренең илебездә белем алуга ихтыяҗы зур.


Фикер өстәү