Алсу кызының «Голос»та гаделсез җиңүе өчен гафу үтенгән

Җырчы Алсу (хәзерге исем-фамилиясе – Алсу Абрамова) 2019 елда кызы Микелланың “Голос.Дети” тамашасында гаделсез җиңүе өчен гафу үтенгән. Ул үз баласына, теләсә кайсы ана кебек, булышмакчы гына булганын, әмма “арттырып җибәргәнен” билгеләп үткән. Танылган җырчы бу хакта “Youtube-канал”да Наталья Подольская белән әңгәмәсендә белдергән.

“Бөтен халык алдында гафу үтенәсем килә. Без барыбыз да үз балаларыбызны бик яратабыз, аларга ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз… Ул чагында мин дөрес эшләмәдем. Шуңа күрә Микелла алдында да, башкалар алдында да гафу сорыйм”, – дип билгеләп үткән җырчы.

Җырчы үзенең танылган артист булуыннан файдаланганын, тик “арттырып җибәргәнен” таныган. “Мондый вакытта, теләсә кайсы ана кебек, балаңа ярдәм итәргә атлыгып торудан кала, берни турында уйламыйсың. Проекттагы башка аналар кебек: кемнеңдер 10 мең язылучысы бар, кемнеңдер – 50 мең, ә кемнеңдер 100 мең… Һәркайсы туганнары һәм танышларына, тавыш бирче, дип шалтырата”, – дип өстәгән Алсу.

Аның әйтүенчә, ул башка йолдыз”лардан кызы өчен тавыш бирүне һәм язылучыларыннан да шуңа өндәргә чакыруын сораган.
Алсу, “башка ата-аналарның ике миллион язылучысы юк иде”, дип кызының гаделсез җиңгәнлеген таныган.


Фикер өстәү