«Хыянәт — зур гөнаһ. Кеше тәүбә итмичә үлә икән, аңа куркыныч җәзалар каралган»

Статистика күрсәткәнчә, Россиядә һәр икенче никах таркала, ә аерылышу сәбәпләре арасында хыянәт беренче урында тора. Әлбәттә, «сулга» йөрү күркәм күренеш түгел. Моны динебез дә хупламый. Хыянәт юлына баскан кешене нинди җәза көтә? Нәфесне ничек йөгәнләргә? Җенси теләкне басар өчен «вакытлыча никахлашучылар» турында дин ни ди?

Бу һәм башка сорауларга Раил хәзрәт ФӘЙЗРАХМАНОВ ачыклык кертте.

Динебездә хыянәт турында ни диелә?

– Хәзерге вакытта кайбер бозык гөнаһлы гамәлләр шулкадәр күп таралды ки, хәтта кайберәүләр моңа хәләл, рөхсәт ителгән гадәти нәрсәдәй карый башлады. Оялмыйча, ачыктан-ачык бу гамәлләре турында язалар, сөйлиләр, күрсәтәләр. Кешеләрдә гөнаһтан оялу бетсә, җәмгыятьнең бозылуын көт тә тор.

Коръәндә: «Дөреслектә Аллаһ хыянәт кылучыларны яратмый», – диелә. Бу инде хыянәткә карата диннең нинди мөнәсәбәттә булуына ачыктан-ачык дәлил булып тора.

Мөхәммәд пәйгамбәр кайбер гөнаһларны монафыйклар гамәле дип атады. Хәдисләрнең берсендә ул: «Дүрт төрле сыйфат бер кешедә булса, ул чын монафыйк. Болар: әгәр дә аңа әманәт тапшырылса, ул аңа хыянәт итә, сөйләсә ялганлый, килешү төзесә боза, бәхәсләшсә, чикне узып бәхәсләшә». Ягъни хыянәтне икейөзлелек белән чагыштырырга һәм бик куркыныч гамәлләр рәтенә кертергә була.

Хыянәт юлына баскан кешене нинди җәза көтә?

– Хыянәт зур гөнаһлар рәтенә керә. Кеше бу гөнаһын кичерүне сорап тәүбә итмичә үлә икән, аңа куркыныч җәзалар каралган. Аллаһ үзе моннан сакласын, Аллаһы Тәгалә барыбызны да имин кылсын! Хыянәт итү дигәндә без бу очракта зина кылуны күздә тотабыз. «Зина кылган кешенең йөзе нурсыз булыр», – диелә. Зина кылган кеше үзенә карата ышанычын бетерә, икейөзлеләнә. Ягъни, ул синең йөзеңә карап «мин сине яратам» дип йөри, ә үзе күңел ачып, мәхәббәтеңне җиргә салып таптый.

Күпчелек ирләр: «Мин ират, табигатем шундый, хайвани инстинктлар алга чыга», дип, үзенең хыянәт юлында йөрүен  акларга мөмкин. Болай итү дөресме?

– Әйе, болай акланучылар бар. Бар кешеләр дөньясы, бар хайваннар дөньясы. Хайваннардан аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә кешегә акыл сәләтен бирде. Бу акыл сәләте аңа уйларга, чагыштырырга, анализ ясарга ярдәм итә. Адәм баласы шушы акыл сәләтен эшкә җикми икән, хайван дәрәҗәсенә төшә дигән сүз. Кеше акны карадан аера белергә тиеш. Бер хикмәт иясеннән: «Дин булмаса, кешеләр нишләр иде?» – дип сораганнар. Ул исә: «Хайван дәрәҗәсенә төшәр иде», – дип җавап биргән. Димәк, хайвани инстинктларга бирешмичә, нәфес белән көрәшү өчен, кеше булып калу өчен безгә дин кирәк тә. Нәфесне йөгәнли алмасаң, син – димәк, зәгыйфь кеше. Ир-ат болай да көчле зат булып санала һәм шундый булырга тиеш. Ир-атлар хайвани инстинктларга бирелә башласа, шәхесләр бетә дигән сүз. Кеше булып калу өчен, нәфесне, сабырлыкны тәрбияләргә кирәк.

Иратның хыянәтенә түзеп яшәгән хатынкыз турында ни диярсез? Аңа берәр әҗересавабы булырмы?

– Бу бик авыр сорау. Бу очракта һәр гаиләне аерым карарга кирәк. Тик түзеп яшәүгә әҗер-савап юк. Аллаһы Тәгалә: «Бер-берегезгә гөнаһлы, дошманлы эшләрдә ярдәм итмәгез» – ди.

Хыянәттән соң ничек тәүбәгә килергә?

– Тәүбә  ул – гөнаһ кылудан туктау. Иң элек без эчкерсез күңел белән, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен, аның әмерен үтим дип гөнаһ кылуны туктатырга тиешбез. Аннан үкенү булырга тиеш. Өченче шарт – башка бу гөнаһка кайтмыйм дип төпле карарга килү. Тагын бер шарт – әгәр дә без шушы гөнаһларыбыз белән кемнедер рәнҗеткән, кеше өлешенә кергән, намусына тап төшергән булсак, алардан гафу да сорарга тиеш әле.

Әйтик, кеше Рамазан аенда гына мондый гөнаһлар кылудан туктый да, аннан тагын шул юлын дәвам итә. Алай ярамый. Гөнаһ кылудан тулаем туктарга кирәк.

 «Әгәр берәү тәүбәгә килеп,  иман китерсә һәм изге гамәлләр кылса, әнә шундый кешеләрнең начарлыкларын яхшылыкка алмаштырыр, Аллаһы рәхимле һәм гафу итүче» («Фуркан» сүрәсе, 70 нче аять).

Карт зиначылар турында динебез аеруча кискен карашта дип беләм…

– Чыннан да, бу хакта хәдисләрдә дә әйтелә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә карт зиначыга карамас та», – дип әйтә. Аңа җәзасы да каты булыр. Ни өчен? Яшь кешегә ниндидер аклану табарга мөмкин. Яшьлеге, шәһвәте алга чыгуына сылтарга, мәсәлән. Ә карт зиначының инде шәһвәте дә ул кадәр түгел, тормыш тәҗрибәсе дә бар, ул кылган гамәлләренә җаваплырак карарга тиеш.

Хәзер «вакытлыча никахлар» да бар, ди. Имеш, җенси мөнәсәбәткә керү өчен генә никах укытып алу

– Кызганыч, андый күренешләр бар. Әмма бу – диндә катгый рәвештә тыелган гамәл. «Әйдә, бер атнага никах укытып, шулай-шулай итәбез дә, аерылабыз» дигән ният белән никахлашу никахтан саналмый. Бу хәләл гамәл булмый инде. Никахның аерым шартлары бар. Хайвани гамәлләр, вакытлыча ләззәт өчен никахлашу динебездә тыелган.

Иратның (хатынның) хыянәтен белеп, моңа рөхсәт биреп яшәгән хатынкызны (иратны) ни көтә?

– Бу яхшы күренеш түгел. Болай эшләсәк, без Аллаһы Тәгалә тыйган зур гөнаһларны хуплаучылардан булабыз. Мондый гамәлләргә мөселман күз йомарга тиеш түгел. «Гөнаһлы гамәл күрсәң, кулың белән, кулың белән булдыра алмасаң, телең белән, телең белән булдыра алмасаң, күңелең белән булса да туктат», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.).

 

 


Фикер өстәү