Казанда нинди тарихи биналар яңартылачак?  

40тан артык мәдәни мирас объекты, 800 млн сум. Тарихи кыйммәткә ия булган биналарны төзекләндерү өчен республикада әнә шуның кадәр акча тотачаклар. БРИКС саммитына башкалада 200дән артык тарихи объект яңартылачак. Бу өлкәдә тагын нинди эшләр башкарыла? Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта сөйләделәр. 

Сөембикә манарасы, Мәрҗани мәчете һәм Ратуша. Казанда әнә шул мөһим тарихи биналарга яңа сулыш өрергә җыеналар. Кайберләрендә эшләр башланган да инде. Билгеле булганча, хәзерге вакытта Казан ратушасын, Каюм Насыйри урамындагы Мәрҗани мәчетен төзекләндерәләр. Мехчылар урамындагы Яңа Бистә мәчете дә тәртипкә китерелә. Сүз уңаеннан, аны хәйрия акчасына (300 млн сумнан артык) ремонтлыйлар. Төзекләндерү эшләрен Казанда көз көне узачак БРИКС саммитына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Шунысы игътибарга лаек: быел республиканың Мәдәни мирас исемлегенә 100 яңа объект кертелергә мөмкин. Минзәлә (12 объект), Питрәч (11 объект), Балтач, Казан, Мамадыш һәм Кукмара районнарында ачыкланган 100 яңа объект өчен тарихи-мәдәни экспертиза оештырылачак. Шулай ук 20 археология һәйкәлен тикшерәчәкләр.

100 миллион – фасадларга  

Моннан тыш, шәһәрнең 44 урамын саммитка әзерлиләр. Аларда масштаблы төзекләндерү эшләре алып барыла.

– Болар – 200дән артык тарихи объект урнашкан урамнар. Барлык объектлар да шәһәрнең Башкарма комитеты, Вахитов районы администрациясе белән берлектә тикшерелде. 70тән артык бинаның фасадлары тиешле хәлгә китереләчәк. Шул исәптән җиде күпфатирлы йорт, – диде Татарстан Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин.

Аның сүзләренә караганда, бу эшләргә 100 млн сум бүлеп бирелгән. Казан Кремле корылмаларын яңартуга 87 млн сум каралган. КФУның төп бинасы да яңарыш кичерәчәк.

«Тарихи хәтер» федераль проекты кысасында Петропавловск соборын рәткә китерәләр. Манарасын ремонтлау тәмамлану алдында. Гладилов урамындагы Алафузов театры, Островский урамындагы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Кремль урамындагы ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә  министрлыгы биналарында аварияләргә каршы эшләр дәвам итә.

Брифингта шәһәр халкын язмышы аеруча борчыган Сөембикә манарасын төзекләндерү турында да билгеле булды. Аның белән халыкара чаралар тәмамланганнан соң шөгыльләнәчәкләр. Реставрация проектын эшләүгә 7,5 млн сум акча тотылачак. Манараның үзен яңарту күпме торачагы әлегә билгесез.

Шәхси объектларда да эшләр «кайный». Алар арасында Патрис Лумумба урамындагы аэровокзал бинасы һәм Япеев урамындагы Мануйлова гимназиясе бар.

10 елга – 16 йорт  

Тиздән Казанның «Том Сойер Фест» хәрәкәтенә 10 ел тула. Иң мөһиме –  аз да түгел, күп тә түгел, еллык хезмәтләренең нәтиҗәсе бар. Тугыз елда Казан үзәгендә 16 йорт яңартылган.

– Бездән: «Ни өчен масштаблырак эшләмисез?» – дип сорыйлар. Без үзәктәге тарихи йортларның күбесен яңарттык инде. Безнең кул җитмәгәннәрендә йә халык күченүне көтә, йә бернинди ремонт теләми, йә моны үзләре дә булдыра ала, – дип сөйләде Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова. – Башка шәһәрләрдән дә гаризалар көтәбез. Алабугада бу проект буенча бик яхшы команда эшли башлады.

Шулай ук быел Яшел Үзәннең «Полукамушки» тарихи үзәген үстерү проектының да юбилей елы. 2013 елда бистәдә 179 фатирга 26 йорт исәпләнгән. Монда инде 40 ел капиталь ремонт үткәрелмәгән булган.

– Бүген ремонт тулы көченә бара. Йортларның беренче линиясен төзекләндерүгә һәм реконструкцияләүгә 130 млн сум акча бүлеп бирелде, – диде Яшел Үзәннең баш архитекторы Дамир Шакиров.

 

Мәдәни мирас – саннарда

5825 – саклана торган объектлар;

– 2259 – архитектура һәм тарих һәйкәлләре;

– 3058 – археология объектлары;

– 508 – тарихи җирлекләрдә (Казан, Чистай һәм Биләр шәһәрләре) шәһәр формалаштыручы объектлар.


Фикер өстәү