Май үзгәрешләре: нәрсә үзгәрә?

Май үзгәрешләре:

* Тиресне саклау, ташу, эшкәртү, сату таләпләрен бозган өчен штраф сала башлаячаклар. Аерым алганда, вазыйфаи затлар өчне штраф күләме – 30–40 мең сум, эшмәкәрләр өчен – 50–60 мең, оешмалар өчен 230–350 мең сум тәшкил итәчәк.

* Сирәк авырулардан интегүче балаларга дарулар тизрәк бирелә башлаячак. Министрлар Кабинеты аларга дарулар сатып алу кагыйдәләрен үзгәрткән. Аерым алганда, хәзер мондый балаларга тиешле препаратларны «Круг добра» фондыннан тизрәк алу мөмкинлеге ачыла.

* Очучылар һәм шахтерларга өстәмә түләү күләме арттырыла. Бу түләү зарарлы, куркыныч, киеренке, авыр эш шартлары өчен бирелә. Закон буенча, түләү күләме елына 4 тапкыр: 1 февраль, 1 май, 1 август һәм 1 ноябрьдә үзгәртелә.

* Банкларга кешенең үз счетлары арасындагы акчаны онлайн күчергән өчен комиссия алу тыела. Әмма бу, банкка барып, акча күчерү очракларына кагылмый.

* Дәүләт сере яңа кагыйдәләр буенча саклана башлый. 1 майдан Хөкүмәтнең бу җәһәттән карары гамәлгә керә.

* Хөкем ителүчеләргә башлангыч тикшерүләр (доследственные проверки – төп тикшерү башланганчы, җинаять турында хәбәрләрне тикшерү) өчен түләргә туры киләчәк. Моңа кадәр бу эш федераль бюджет акчасы хисабына башкарылган.

* Хәбәрсез югалганнарның якыннарыннан ДНК үрнәген алу мәҗбүри итеп куелачак. Шулай итеп, югалган кешенең әти-әнисе, балалары, бертуганнары геном теркәлүе аша узачак. Мондый мәгълүмат югалган кеше табылганчы сакланачак (әмма 70 елдан артмаган вакыт дәверендә генә).

* Бизнес алып бару турында хәбәрнамә тапшыру тәртибе гадиләштерелә. Россиядә эшмәкәрлек эшчәнлеге турында хәбәрнамәләрнең бердәм реестры булдырылачак. Анда Юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРЮЛ) яки Хосусый эшмәкәрләрнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРИП) мәгълүматлар автомат рәвештә кертеләчәк. Шул рәвешле эшмәкәрләр контроль органнарына оешманың урнашу урыны, эшчәнлек урыны үзгәрү кебек мәгълүматларны тапшыру мәшәкатеннән котыла.

* Кызыл һәм кара уылдыкны маркировкалау мәҗбүригә әйләнә. Шулай итеп, уылдык җитештереп сатучылар товар савытына тәңгәллек билгесе (кайда җитештерелгәнлеген белү өчен) салып, «Честный ЗНАК» системасына мәгълүматлар тапшыра башлаячак.

* «Работа России» порталы яшьләргә максатчан юллама белән укырга керергә ярдәм итә башлаячак. 1 майда гамәлгә керәсе закон буенча, эш бирүчеләр әлеге порталда «целевик»лар, ягъни максатчан юллама буенча белем алучыларны җыю турында игъланнар урнаштырачак. Килешүдә эш бирүченең булачак студент алдындагы бурычлары (уку һәм яшәү өчен түләү, матди ярдәм, эш урыны белән тәэмин итүгә гарантия) күрсәтелергә тиеш. Студент исә, үз чиратында, тиешенчә укырга һәм, белгечкә әйләнгәч, иганәчесендә кимендә 3 ел эшләргә тиеш булачак.

 


Фикер өстәү