Медицина оешмалары махсус режимда эшләячәк.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә Татарстан сырхауханәләре махсус режимда эшләячәк. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Өлкәннәр сырхауханәләренең эш тәртибек:
28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май 9:00дән 20:00гә кадәр.
29 һәм 30 апрельдә, 4, 10 һәм 11 майда 8:00дән 20:00гә кадәр.
Балалар сырхауханәләре:
28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май 9:00дән 18:00гә кадәр.
29 һәм 30 апрельдә, 4, 10 һәм 11 майда 8:00дән 19:00гә кадәр.
Моннан тыш, стоматология клиникаларының эш графигы да билгеле булды. Алар түбәндәгечә эшләячәк:
29 һәм 30 апрельдә, 4, 10 һәм 11 майда 9:00дән 18:00гә кадәр.
28 апрель, 1, 5, 9 һәм 12 май 9:00дән 17:00гә кадәр.
Балалар стоматология клиникалары графигы:
28 апрель, 5 һәм 12 май якшәмбе дежурлыклары графигы буенча.
29 һәм 30 апрель, 1, 4, 9, 10 һәм 11 май 9:00дән 17:00гә кадәр.
Стационарлар, бала тудыру йортлары һәм травматология пунктлары тәүлек әйләнәсе эшләячәк.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat