Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ашхабадта булды, анда Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ләренә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә. 

Миңнеханов илгә Төрекмәнстан ягы чакыруы буенча барды. Ул ахалтин токымлы Ат көне уңаеннан дәүләт бәйрәмендә катнашачак.

Очрашуда яклар икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алышты. Аерым алганда, Татарстан Төрекмәнстан һөнәрчеләренең мәдәни мирасны саклау өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына. Бу мәсьәлә Татарстан өчен актуаль — башкалада үзәк универмаг базасында һөнәрчелек үзәге булдырыла.

«Төрекмәнстанда күп еллар Татарстанның әйдәп баручы компанияләре уңышлы эшли. Узган ел безнең товар әйләнеше күләме 13 процентка артып, 52 миллион доллар тәшкил итте», — диде Миңнеханов.

Ул шулай ук быел республикада Төрекмәнстан мәдәнияте көннәре узачагын искәртте. Ахырда яклар мөселманнарның диния нәзарәте линиясе буенча үзара хезмәттәшлек турында килеште.


Фикер өстәү