Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясе ачылды

Татарстанда Идел буйлап пассажир навигациясе ачылды.

«Бу — теләсә кайсы елга порты хезмәткәре өчен истәлекле вакыйга. Су юлы ачылу һәрвакыт дулкынландыра. Вакытны юкка әрәм итмәдек — кыска гына арада ремонт эшләрен һәм кадрлар мәсьәләсен башкарырга тырыштык», — дип сәламләде «Татарстан флоты» генераль директоры Роман Лизалин.

Ул компаниянең быел су транспортына онлайн-билетлар сатуны эшләтеп җибәрү буенча эш алып баруын да әйтте. «Бу, әлбәттә, хезмәтләрнең сыйфатын күтәрәчәк», — диде Роман Лизалин.

Навигацияне ачу тантанасында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов министр Фәрит Хәнифовның сәламләвен укыды.

Ул искәрткәнчә, узган ел компания Горький исемендәге Яшел Үзән заводында төзелгән өч яңа судно алган. «Бу Татарстанга елга транспорты үсешендә уңай этәргеч ясар, республиканы су юллары буенча күрше төбәкләр белән бәйләргә мөмкинлек бирер дип өметләнәм», — диелә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның сәламләвендә.


Фикер өстәү