Казан янында өч машина бәрелешкән: берсе юл читенә “очкан”

Бүген иртән Казан янында “М7” юлының урау өлешендә – Новониколаевка бистәсе тирәсендә өч машина бәрелешкән. Аварияне үз күзләре белән күрүчеләр телеграм-каналларга шул урыннан төшерелгән видеолар видеолар урнаштырган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

Кадрлардан күренгәнчә, “Лада”, “KIA” һәм тагын бер “авто” (соңгысы юл кырыена “очкан”) бәрелешкән. Корея машинасының арткы өлешенә бик нык килеп бәрелгәнлектән, ул юлга аркылы борылып “баскан”. Зыян күрүчеләрнең бармы-юкмы һәм авариядә кемнең гаепле икәнлеге билгеләнмәгән әле.


Фикер өстәү