Табигатьтә ял иткәндә ризыкларга бәйле киңәшләрне истә тотарга куштылар

Иң мөһиме – ризыклар (аеруча тиз бозыла торганнары) кояш күзендә озак ятмаска тиеш.

Табигать кочагында ял матур узсын өчен үзең белән җитәрлек су, лимонлы чәй (термоска тутырып), компот яки җиләк морсы алырга кирәк. Ризыкларны исә суыткыч-сумкага тутыру хәерле. “Роскачество” белгече Наталья Филатова “KazanFirst” белгеченә шул хакта сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, татлы газлы эчемлекләр сусауны басмый, киресенчә, эчкән саен эчәсене генә китерә. Ризыкка килгәндә, яшелчә, җиләк-җимеш (өйдә юылган булсын), газ мичендә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңге, пешкән шампиньон гөмбәсе, пешкән кукуруз, чикләвек, кипкән җимеш, “хлебцы”, ләвәш алырга мөмкин.

Иң мөһиме – ризык (аеруча тиз бозыла торганы) ачык килеш (савытка тутырылган булсын) кояш күзендә озак ятмаска тиеш. Табигать кочагына чыкканда сөт ризыкларын, майонезлы салат, җиңелчә генә кыздырылган ит, кремлы тәм-томнар алмаска кирәк. Ник дигәндә, мондый ризыкта авыру кузгатучы бактерияләр тиз пәйда була.

Шашлыкка килгәндә, ит эшкәртү заводында эшләп чыгарылганына өстенлек бирү әйбәт. Ит кисәкләренең барысы да бер төрлерәк булсын. Зуррак кисәкләрен, күмердә яхшырак кызсын өчен, ваграк итеп турыйсы.


Фикер өстәү